суббота, 2 февраля 2013 г.

мирсай амир алдакчы бозау

Татар халык мәзәкләре***Бер патша авыргач, докторлар: ЂЂЂ Терелтү өчен бер дә кайгысыз кешенең күлмәген бупатшага кидерергә кирәк. Шуннан соң терелер,ЂЂЂ дипәйттеләр, ди. Төрле кешегә: патшаларга, байларга тикле барыпҗиттеләр, ди, һәрберсе үзенең бер кайгысы барын әйтә, ди. Йөри торгач, урманнан утын күтәреп чыккан бабайга оч- радылар, ди. Бабай утын өстендә бик кәефләнеп тәмәке тартыпутыра, ди.Бабайдан: ЂЂЂ Бабай, безгә кайгысыз кеше кирәк иде, синең берәркайгың бармы? ЂЂЂ дип сорадылар, ди. Бабай: ЂЂЂ Минем нинди кайгым булсын, бер кайгым да юк,ЂЂЂдип әйтте, ди. ЂЂЂ Безгә кайгысыз кешенең күлмәге кирәк иде, алай булса,күлмәгеңне салып бир әле,ЂЂЂ дип әйттеләр, ди. Бабай: ЂЂЂ Минем күлмәк алырлык хәлем юк, чикмәнемне ялантәнгә генә киеп йөрим,ЂЂЂ дип әйтте, ди. ***Элекке заманда бер ярлы кеше, тигез яшәп булмый шул,дип зарлана икән. Икенче бер ярлы моңардан: «Ничек индетигез яшәп булмый?» ЂЂЂ дип сораган. Беренче ярлы әйткән:«Менә бит, чәем бар, шикәрем юк. Кайвакыт шикәр була,чәй булмый»,ЂЂЂ дигән. Моңа каршы икенче ярлы: ЂЂЂ Минем шикәрем дә, чәем дә юк. Мин тигез яшим! ЂЂЂдигән. ***Шәкерт җәй көне мәдрәсәдән кайтканда бер карчыккакереп кунган. Көн бик эссе, ә моның өстендә җилән икән.Карчык шәкертне кызганган: ЂЂЂ Һай, улым, ничек эсселәмисең? ЂЂЂ дигән.Шәкерт; ЂЂЂ Бер генә кат ул, әби,ЂЂЂ дигән. Кышкы салкында мәдрәсәгә барышлый шәкерт тагын шулук әбигә кереп кунган. Өстендә әлеге шул җилән генә икән.Әби кызганып: ЂЂЂ Най улым, ничек туңмыйсың? ЂЂЂ дип сораган.Шәкерт: ЂЂЂ Постаудан ул, әби,ЂЂЂ дигән. ***Бер фәкыйрь үзенең кечкенә баласы белән барганда күрде:бер хатын бер җеназа артыннан: «И хуҗам, сине ишексез,тәрәзәсез йортка алып баралар. Түшәге вә әсбабы юк йорткаалып баралар, вә тәгаме, вә шәрабе юк йортка алып баралар»,ЂЂЂдип, кычкырып елап барыр. Бу фәкыйрьнең улы әйтте: ЂЂЂ Әти, әти, безнең йортка алып баралар микән әллә? ЂЂЂдиде. ***Хан заманында бер Курай тархан булган. Үзен бик байкүрсәтергә ярата икән. Беркөнне ул үзенең хезмәтчесенәәйткән: ЂЂЂ Моннан соң мин сиңа шуны кисәтеп куям, кунакларалдына мин сиңа нәрсә генә китерергә кушмыйм, син миннән«кайсын китерим» дип сора, шулай сорагач, нәрсәләрнеңтөрлесе бар икәне беленә,ЂЂЂ дигән. Хезмәтче: ЂЂЂ Ләббәй, тарханым, моннан соң ни генә китерергә куш- сагыз да шулай сорармын,ЂЂЂ дигән. Беркөнне тархан кунаклар җыйган икән. Мәҗлес җыелыпбеткәч, тархан теге хезмәтчесенә: ЂЂЂ Бар, әтине монда кунаклар янына чакырып китер,ЂЂЂдигән икән, хезмәтчесе аңа карап торган да: ЂЂЂ Кайсы әтиегезне китерим? ЂЂЂ дип сораган, ди. ***Ярлы бер кешеләр гел бәрәңге генә ашап торалар икән.Беркөнне бик ачыгып ире утыннан кайткан, ди. Хатынымоның алдына көндәгечә шул ук бәрәңгене китереп куйган.Ире, мыгырданып: ЂЂЂ Тагын бәрәңге,ЂЂЂдип куйган.Моңа каршы хатыны: ЂЂЂ Сөт белән ярма булса ботка пешерер идек тә, май гынаюк шул. Тозын инде аның күршедән дә алып торырга була,ЂЂЂдигән. ***Патша заманында бик озак солдат хезмәтендә йөргән беркеше авылына кайткан. Әтиләре бик кыстый торгач, гаеткөнне бу да мәчеткә барган. Мәчеттә кешеләр муллага сәдакабирәләр икән. Билгеле, моның да сер бирәсе килмәгән.Солдаттан баеп кайткан, имеш, бик шәп туй ясап өйләнергәҗыена, имеш, дип даны чыккан икән. Шулай булгач, нигәвак-төяктә сер биреп торырга? Бу да сәдака бирергә булган.Бүтәннәр барысы да икешәр тиен бирәләр икән. Моның икетиене булмаганлыктан, бу муллага биш тиенлекне сузган: ЂЂЂ На-ка, мулла, сәдака. Ике тиене хәердән, өч тиене тәккитсен,ЂЂЂ дигән. ***Бер заман бер мулла, ике крестьян бергәләп юлга чыгалар.Юлда азмы-күпме баргач, болар табалар бер пешкән каз, бертавык, бер үрдәк. Бу өч әйберне бүләргә кирәк бит. Кем бүләргәтиеш? Уйлашып торалар болар. Ике крестьян, мулла динбашлыгы булгач, гадел бүләр, дип әйтәләр: ЂЂЂ Әйдә, мулла абзый, булмаса, син бүл,ЂЂЂ диләр.Ярар, мулла казны ала да әйтә: ЂЂЂ Каз ЂЂЂ казның ите аз, ул миңа булыр,ЂЂЂ ди.Аннан ала тавыкны: ЂЂЂ Тавык каз янына китә авып,ЂЂЂ ди.Аннан үрдәкне ала да әйтә: ЂЂЂ Үрдәкнең ите күбрәк, аны өчкә бүләргә кирәк,ЂЂЂ ди.Үрдәкнең өчтән бер өлешен үзенә ала, калган ике өлешне тегеләргә бирә.

ТАТАРСКИЕ НАРОДНЫЕ АНЕКДОТЫ

Основана 12 мая 2006 г.Использованы материалы из открытых источников и присланные авторами. Проект

               

Татарская электронная библиотека: Татарские народные анекдоты

Комментариев нет:

Отправить комментарий